ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

 Буа шәһәренең Лицей-интернатында (сәләтле балалар мәктәбе) «Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре «Табигатьне һәм әйләнә-тирәлекне саклауның экологик мәсьәләләренә сак караш» темасына экологик дәрес үткәрделәр.

Дәрес барышында укучылар Буа районының табигый һәйкәлләре, сирәк хайваннары һәм үсемлекләре белән таныштылар. Шулай ук Дәүләт комитеты исеменнән мактау грамоталары һәм «Зөя буйлары» ДТКТ исеменнән грамоталар тапшырылды.

Бүген, 2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кабул итү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе. 

2.Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр алу тәртибе.

3.Тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү һәм үткәрү тәртибе.

4. Аучылык төрләренә карамаган хайваннарны тотуга рөхсәт бирү.

5. Гражданнарның аерым саклана торган табигый территорияләрдә булу кагыйдәләре.

6. Республикада су-биологик ресурсларын саклау буенча үткәрелә торган чаралар

Кабул итүгә алдан язылу код 8 843  телефон 2-11-66-94  буенча башкарыла 

(Алдан язылу мәҗбүри түгел).


11
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 1 елдан өлкәнрәк пошиларга ау чоры 2018 елның 31 декабрендә тәмамлана.

Шулай ук, алдагы кышкы маршрутны исәпкә алу кысаларында, дөрес мәгълүматлар алу максаты белән, Комитет 2018 елның 31 декабренә кадәр, Һәвәскәрләр һәм спорт ауы кысаларында, кабан дуңгызларын тотуны тәмамларга киңәш итә.

Шулай ук 11 нче гыйнвардан 28 нче гыйнварга кадәрге чорда тояклы хайваннарны аулауга куелган таләпләргә игътибарыгызны юнәлтәбез. Алар белән кабаннарны киртә куеп, куып, ә шулай ук ау токымы этләре ярдәмендә тоту тыела.


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кабул итү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе. 

2.Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр алу тәртибе.

3.Тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү һәм үткәрү тәртибе.

4. Аучылык төрләренә карамаган хайваннарны тотуга рөхсәт бирү.

5. Гражданнарның аерым саклана торган табигый территорияләрдә булу кагыйдәләре.

6. Республикада су-биологик ресурсларын саклау буенча үткәрелә торган чаралар

Кабул итүгә алдан язылу код 8 843  телефон 2-11-66-94  буенча башкарыла 

(Алдан язылу мәҗбүри түгел).


7
декабрь, 2018 ел
җомга

 2018 елның 7 декабрендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Азнакай районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс үткәрелде.

Кадрлар резервына кертүгә конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтының «Кадрлар сәясәте» бүлегендә «Буш урыннар» бүлекчәсендә урнаштырылган.

"Озын Алан» тыюлыгы белгечләре, Тәтеш районының кайбер белем бирү  оешмаларында экологик белем бирү  чаралары үткәрделәр.

Чараларда балалар тыюлыкның табигате, Татарстанның кыргый хайваннары, кеше өчен су, урман һәм башка табигый байлыкларның әһәмияте турында күп кенә яңалыклар белделәр.

Моннан тыш, «Чыршыны саклыйк» дигән  һәм башка традициягә кергән «кышкы» дәресләр башланды.

Шулай ук «Парклар маршы-2018» табигать саклау акциясенең  җиңүчеләрен бүләкләделәр.


6
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

5 декабрьдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында республика Премьер-министрының беренче урынбасары Р. К. Нигъмәтуллин рәислегендә, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча, 17 яр буе муниципаль районы катнашында Республика советының чираттагы утырышы узды. Анда 2018 ел өчен эш нәтиҗәләренә башлангыч йомгак ясадылар һәм алдагы кышка бурычларны билгеләделәр.

Төп докладчылар булып түбәндәгеләр торды: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Рәисе Батков Ф. С, Росбалыкчылыкның Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге башлыгы Сәмигуллин М. М., УЭБ һәм ТР ЭЭМ ПК Минушев Т. Р.

Беренче тапкыр әлеге утырыш 17 яр буе муниципаль берәмлегеннән ведомствоара комиссия эше буенча җаваплы белгечләр катнашында узды. Утырышта төп эш юнәлешләре, шулай ук күзәтчелек ведомстволарының эш нәтиҗәләре каралды.

Утырышның икенче өлешендә ведомствоара хезмәттәшлекне оештыру буенча инструктаж үткәрелде, шулай ук иң яхшы эш нәтиҗәләренең, шул исәптән браконьер становларын бетерү буенча да мисаллары китерелде.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кабул итү Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын бирү һәм гамәлдән чыгару тәртибе. 

2.Татарстан Республикасында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр алу тәртибе.

3.Тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү һәм үткәрү тәртибе.

4. Аучылык төрләренә карамаган хайваннарны тотуга рөхсәт бирү.

5. Гражданнарның аерым саклана торган табигый территорияләрдә булу кагыйдәләре.

6. Республикада су-биологик ресурсларын саклау буенча үткәрелә торган чаралар

Кабул итүгә алдан язылу код 8 843  телефон 2-11-66-94  буенча башкарыла 

(Алдан язылу мәҗбүри түгел).

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре 5-11 сыйныфлар арасында йомгаклау линейкаларында, шулай ук Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә узган укучыларның Россия хәрәкәте сафларына керү тантанасында катнаштылар.

Линейка вакытында тыюлык хезмәткәрләре укучыларны «Парклар маршы – 2018» акциясе кысаларында үткәрелгән табигать саклау чаралары белән таныштырдылар. «Чатыр-Тау» тыюлыгы башлыгы Кашапов Илназ Рәшит улы, укуларында уңышлар теләп, «Тыюлыклы табигатьне саклыйк» балалар плакатлар конкурсы призерларына, ә шулай ук мәктәп укытучыларына, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантаналы чарада 396 укучы катнашты.


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында 15 ноябрь көнне су йөзүче, сазлык-болын һәм кыр киек кошларына ау чоры тәмамлануы турында исегезгә төшерәбез.   Шул ук вакытта, бүген – табыш турында мәгълүматларны күрсәтеп, алу урыны буенча рөхсәтләрне кире кайтаруның  соңгы көне.

Рөхсәтләрне вакытында кайтармаган өчен административ җаваплылык каралган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International