Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне электрон адреска ojm@tatar.ru җибәрегез.
Бүген, Халыкара олылар көне чикләрендә, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре аучылык тикшерүе өлкәсендә эшләгән олы кешеләрне өйләренә барып котладылар һәм күчтәнәч бирделәр.
Бу якты көндә, Сезгә эштәге хезмәтегез, куәтегез һәм патриотлылыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүгенге көндә безнең Идарә горурлана торган, анда беренче тапкыр барлыкка килгән әйберләрнең күбесе, сезнең тырышлыгыгыз, хезмәтегез һәм сәләтегез белән барлыкка килгән. Сезгә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, бәхет һәм озын гомер телибез.
Кыйммәтле мехлы төрләргә ау чоры ачылу белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе Ау кагыйдәләренең, һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгына кагыла торган, аерым кагыйдәләрен аңлатып китә.
2017 елның 28 сентябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Көн тәртибендә киләсе сораулар каралды:
1. Ау токымы этләре белән аулауны көйләү мәсьәләләрен тикшерү.
2. ТР Һәвефсезлек киңәшмәсенең һәм ТР МК карамагындагы Икътисад кинәшмәсенең бердәм утырыш беркетмәсе буенча эшмәкәрлеккә административ басымны төшерү турындагы сорауларны тикшерү.
Шулай ук утырышта, иҗтимагый киңәшмә әгъзасы, А.Н. Туполев исемендәге Казан тикшеренү технологик университетның “Гомуми химия һәм экология” кафедра профессоры Газеев Наиль Хәмид улына, 70-еллык юбилей белән бәйле рәвештә, рәхмәт хаты тапшырылды.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хәбәр итә: 30 сентябрьдә байбакларга ау чоры тәмамлана.
Шуның белән бәйле рәвештә, рөхсәтнамәдән, тутырылган 3 нче таблицаны аерып алырга һәм рөхсәтнамәне алган урынга, ау чорының соңгы көненнән 20 көн эчендә тапшырырга кирәк.
Ул таблицаны вакытында тапшырмаган очракта административ җаваплылык карала.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: ачык аучылык биләмәләрендә,кыйммәтле мехлы төрләрне( куян, төлке һ.б.) аулау өчен рөхсәтнамәләр бирү дәвам итә. Аларны Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирәләр:
23.09.2017 елны Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе хезмәткәрләре өчен, Киров шәһәренең “Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе” белән уздырылган “Аучылык байлыкларын куллануны оештыру һәм федераль дәүләт тикшерүе” буенча һөнәрчелекне күтәрү программасы тәмамланды.
Бу сорау буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин чыгыш ясады. Экология, табигать саклау, агро сәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Тахир Хадеев тәкъдим белән килешергә киңәш бирде.
Дәүләт киңәшмәсе Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын файдалану һәм саклау идарәсен Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты итеп үзгәртү турында тәкъдимен хупладылар.
Татарстан Республикасы Экология Кодексының 135(5) маддәсенең 12 бүлеге нигезендә, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукы, Сезнең белән, белдерү кәгазен алганнан соң утыз көн эчендә, Идарәгә мөрәҗәгать итү юлы белән тормышка ашырыла ала.
Әгәр дә Сез билгеләнгән вакыт эчендә үз хокукыгыз белән файдаланмаган очракта, ул хокук башка претендентка күчәчәк.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.