Барлыкка килү һәм үсеш тарихы

ТАССР 1920 елның 27 маенда кабул ителгән 15 нче номерлы «Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты һәм РСФСР Халык Комиссарлары Советы Декреты нигезендә оештырыла.

 

1920 елның 20 июлендә, В.И. Ленин тарафыннан Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы игълан ителгәннән соң бер ай диярлек узгач, «Ау турында Декрет»ка кул куела. Хәзерге Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының элгәре ТАССР Халык Комиссарлары Советы составында Дәүләт хуҗалыгы инспекциясе рәсми рәвештә 1939 елның 26 декабрендә генә барлыкка килсә дә, дәүләт контроле һәм илнең аучылык хуҗалыгы белән идарә итү бурычы, яңа республиканың беренче көннәреннән үк мөһим роль уйнады.

1920 елларда безнең җәмгыять тормышында кискен борылыш булды. Икътисади рәвешнең радикаль трансформациясе аучының яңа хәлен дә билгеләде. Ау хайваннарын һәм кошларны үрчетү, саклау, республика масштабында статистик мәгълүматлар җыю, тыюлыклар, аучылык парклары, тәҗрибәле хуҗалыклар, аучылык сакчылары булдыру һәм хәтта аучыларны производство кораллары белән тәэмин итүне дәүләт үз өстенә алды. Бу аучылык хуҗалыгын оештыру һәм алып баруга дөрес фәнни якын килүне кертергә мөмкинлек бирде. Квалификацияле аучылык белгечләрен әзерләү башланды. Кыргый җәнлекләрне исәпкә алу җайга салынды.

Мәсәлән, безгә «Татарстан АССРында пошилар санын тикшерү буенча хисап» килеп җитте, ул 1929 елда республика территориясендә беренче тапкыр бу җәнлекне исәпкә алу уздырылуын хәбәр итте. Табигатьне саклау бүлеге хезмәткәре Д.И. Асписов регион урманчылыклары һәм аучылык ширкәтләренә запрос җибәрде. Белгеч, алынган мәгълүматлар ярдәмендә,  ул вакытка республикада 14 урманчылыкка таралган 83 поши  яшәвен ачыклаган.

Бер үк вакытта ерткычларга каршы көрәш алып барылды. Әле бер нәрсәдән курыкмый торган бүреләрнең авылга керү шаһитлары да исән. Алар мал-туарга ташландылар, кешеләргә һөҗүм иттеләр. Алар урманда да зыян китерделәр. Аучыларның, фетнәне бетерү өчен, бик зур тырышлыклары кирәк булды.

Бөек Ватан сугышы еллары тармак өчен чын сынау булды. Аучылык эшенең иң яхшы белгечләре фронтка китте. Ату коралын куллану тәҗрибәсе, табигатьне белү һәм аның белән аралаша белү, туган илне коткарырга кирәк булганда бик зур роль уйнады. Алар барысы да Кызыл Армия сафларында лаеклы урын алдылар, Бөек Җиңүгә бәһасез өлеш керттеләр.

1939 елдан 1955 елга кадәр Дәүләт аучылык инспекциясе берничә тапкыр үзгәртеп корылды.

1939 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советының архив фондларында Дәүләт аучылык инспекциясен Максимов җитәкли (исеме һәм атасының исеме сакланмаган). 1940 елда -Аверьянов Виктор Васильевич, 1941 елда -Сафонов Константин Николаевич, 1942-1943 елларда – Попов (исеме һәм атасының исеме сакланмаган).

1944 елда ТАССР Халык Комиссарлары Советы карары белән, ул башта ТАССР Халык Комиссарлары Советы, ә аннары- Татар Автономиясенең Министрлар Советы буйсынуындагы Аучылык хуҗалыгы идарәсе була. Идарә башлыгы итеп Якин Борис Гаврилович (1944-1949 еллар) билгеләнә. 1949-1958 елларда-Соловьев Иван Иванович.

  1953 елда оешманы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының аучылык хуҗалыгы бүлегенә әверелдерәләр. 1955 елда яңадан Дәүләт аучылык инспекциясе оештырыла. Барлык бу үзгәрешләр тиз  алмашына торган чынбарлык белән бәйле иде. Ил җимереклектән торгызыла барды һәм хуҗалык эшчәнлеген агымдагы бурычлар нигезендә төзеде.

1958-1966 елларда оешманы Знаменский Всеволод Алексеевич җитәкләде.

Куелган сроклар буенча кыйммәтле мех кәсебенең табу һәм әзерләү эшчәнлеге дәүләт дәрәҗәсендә контрольдә тотылды. Кыйммәтле мех кәсебе планлы җайга салуга дучар булды, шуның аркасында кыйммәтле мехлы җәнлекләрне табуны җайга салу, ясалма күчерү, тукландыру буенча чаралар күрелә башлады. Бу исә хайванны яңадан торгызуга һәм аның саны артуына китерде.

Сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы үсеше акрынлап кәсепчеләр хезмәтенең бәясен төшерде.Аучылык профессиональ эшчәнлектән ял итү төренә әверелде. Дәүләт үз көчләрен табигатькә кулланучылык  мөнәсәбәтенә каршы көрәшкә ташларга мәҗбүр булды. Мәсәлән, 1963 елгы Аучылык кагыйдәләрендә  киекләр аучылардан качып, үрчесен өчен, тыюлык, заказник һәм яшел зоналар исемлеге  кертелде. Алар арасында Идел-Кама дәүләт тыюлыгы, шулай ук Ширәмәт һәм Балык Бистәсе тыюлыклары бар.

1967-1972 елларда Дәүләт аучылык инспекциясе белән Райков Гавриил Кириллович җитәкчелек итә.

1970 елда «Аучылык белеме»  кертелгән «Биология» белгечлеге буенча уку планы расланды. Югары белемле ау белгече-ул, барыннан да элек, биолог, дип саналды. Хайваннар дөньясын саклау буенча җәмәгать инспекторлары штаты да барлыкка килә башлады. Аучылык инспекциясе белгечләре, халыкка, табигатькә сак караш тәрбияләү максаты белән, табигый ресурслардан файдалану турында белем тараттылар, хокуксыз ау очракларын ачыкладылар һәм булдырмаска тырыштылар.

1973-1976 елларда Дәүләт аучылык инспекциясен Капралов Юрий Васильевич, ә 1977-1994 елларда Королев Виктор Николаевич җитәкли.

1994-2010 елларда оешманы Кадаш Александр Федорович җитәкли.

1998 елда Дәүләт аучылык инспекциясе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Аучылык хайваннарын саклау, тикшереп тору һәм куллануны тәртипкә салу идарәсенә әверелә.

2005 елда оешма Татарстан Республикасы буенча ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсенең аучылык объектларын саклау, яңадан торгызу һәм куллану буенча күзәтчелек бүлегенә үзгәртеп корыла.

1998 елда оешма Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Аучылык хайваннарын саклау, тикшерү һәм куллануны тәртипкә салу идарәсе булып тора. Аңа аучылык байлыкларын саклау өлкәсендә Россия Федерациясенең вәкаләтләре тапшырыла. 2008 елда дәүләт хакимиятенең башкарма органы буларак, Идарә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты составына керә, аның карамагына су биологик ресурслары да күчә.

2010-2011 нче еллардан оешманы Осянин Владимир Геннадьевич җитәкләде.

 

2012 елның гыйнварыннан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсен Иванов Дмитрий Алексеевич җитәкләде.

2012 елның июлендә Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе нигезендә ведомство карамагындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе оештырыла.

2014 елның сентябреннән башлап хәзерге көнгә кадәр оешманы Батков Федор Сергеевич җитәкли.

 

2017 елның октябрендә Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты статусын ала.

Бүген Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен оештыру һәм эшләтү өлкәсендә идарә итү, Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару, региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә региональ дәүләт күзәтчелеге буенча, үсемлекләр дөньясы объектларын саклау өлкәсендә региональ экологик күзәтчелек, үсемлекләр дөньясын куллану өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча, билгеләнгән эшчәнлек өлкәсенең товар базарларында конкуренцияне үстерү буенча максатларның һәм бурычларның өстенлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы, шулай ук хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген куллануны тәртипкә салу, федераль дәүләт күзәтүе һәм саклау, эчке су объектларында су биологик ресурсларын саклау буенча Россия Федерациясе  тарафыннан тапшырылган вәкаләтләрне башкаручы башкарма орган булып тора.

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 385,62 мең га мәйданлы төбәк әһәмиятендәге 181 аеруча саклана торган табигый территория белән идарә итә. Монда 144 табигать һәйкәле, комплекслы (ландшафт) һәм биологик (ботаник) профильле 26 заказник;  5 дәүләт табигать зоология заказнигы; 6 дәүләт зоология (аучылык) заказнигы керә. Моннан тыш, 32 күл һәм 30 елга аеруча саклана торган дигән статуска ия. Шулай итеп, республика мәйданының 6,3% тан артыгы табигый комплексларны, ландшафтларны һәм биологик төрлелекне саклау һәм торгызу өчен оптималь шартлар белән тәэмин ителгән.

Тарихи кадрларны түбәндәге  сылтама буенча карарга мөмкин  https://www.youtube.com/watch?v=zAjPFBv2sLs&feature=youtu.be

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 июле, 12:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International