Ап-ак төнбоек

Ел саен үсемлекләр һәм хайваннар саны үзгәрә, аларның кайберләре Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан чыгарыла, ә кайберләре киресенчщ кертелә. Беренче тапкыр рәсми документ 1995 елда басылып чыга. Басылып чыкканнан соң, хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең сирәк төрләрен томга кертү яки аларны төшереп калдыру турындагы төзәтмәләр кертелде.
Кызыл Китапта булган төрләрне саклау, табигатькә сак караш – республикада яшәүче һәр кешесенең бурычы, шуңа күрә Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Татарстанның тыюлыклы дөньясы»рубрикасын башлап җибәрү турында ккабул итте. Һәр дүшәмбе саен без махсус саклауга мохтаҗ үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар турында сөйлибез.

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан Кызыл китапка кертелгән хайван һәм үсемлек төрләренә мониторинг даими үткәрелә. Бу юлы Актаныш районы территориясендәге Ап-ак төнбоекка игътибар бирелде.
Кызыл китаптагы Ап-ак төнбоек, ул ук Су лилиясе, су үләнле үсемлекләргә карый. Бу озын тамырлы күпьеллык  үлән безнең республиканың күп кенә районнарында очрый. Күлләргә, елгаларның иске үзәннәренә һәм буаларга бай булган Актаныш районында Төнбоек 0,6-1,8 метр тирәнлектә үсә һәм үзен оптималь хис итә. Май азагыннан августка кадәр чәчәк ата.
Сулыкларны тиешенчә рекреацион кулланмау, аларны пычрату Төнбоеклар өчен лимитлаучы фактор булып торырга мөмкин.
Бу гаҗәеп матур үсемлек бүген аз санлы, шуңа күрә ул сирәк  очрый һәм саклауга мохтаҗ.  Табигатьне саклагыз!
Татарстан Республикасының Кызыл китабы — Татарстан Республикасы законнары нигезендә чыгарыла торган рәсми документ. Анда сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннарның, үсемлекләрнең һәм гөмбәләрнең саны, таралышы,  шулай ук юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны саклау һәм яңадан торгызу чаралары турында белешмәләр бар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International