Корбан балыгы

Бүгенге  «Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында, без сезгә кыйммәтле кәсеп балыгы, ягъни Корбан балыгы – үз төрендә бердәнбер балык турында сөйләячәкбез. Һәвәскәр балыкчылар арасында  киң таралган балык төрләренең берсе.

Корбан балыгының таралу географиясе шактый киң. Татарстан Республикасының бөтен акваториясе буенча елга һәм күл култыкларында яши.

Корбан балыгының бер үзенчәлеге бар: бераз  аска таба бөгелеп, сынып киткән шикелле,  өске иреннәреннән ясалган «хобот»ы.    Аның гәүдәсе көчле һәм ясмак формада, кырыйлары кара төскә буялган зур йөзгеч канатлары һәм шактый зур тәңкәләре бар. Корбан балыгының төсе яшенә карап үзгәрә. Моннан тыш, гомуми төсе шулай ук су составына һәм су төбенең төсенә бәйле, чөнки балыкның төп билгесе –ул су төбе балыгы һәм, нигездә, су төбе организмнары, личинкалары, кысласыманнар, шулай ук суүсемнәрнең яшь үсентеләре белән туклана.

Корбан балыгының тагын бер үзенчәлеге бар, аны белү һәвәскәр балыкчыга файдалы булачак. Аның аш кайнату тракты, мәсәлән, карпка караганда күпкә кыскарак. Шуңа күрә, тамак туйдыру, кышка май җыю һәм нормаль үсү өчен, балык чынлыкта «сәгатьләп»тукланырга мәҗбүр. Шуңа күрә, аның туклануга чыгуы циклик характерга ия һәм сезон дәвамында төгәл фаразлана.

«Балык-Булсын» акциясе кысаларында, ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру, бәкеләр һәм майналар бораулау кебек Дәүләт комитеты  тарафыннан үткәрелә торган чаралар, Татарстан Республикасы территориясендә су биоресурсларын саклауга, яңадан торгызуга һәм балык запасларын арттыруга юнәлдерелгән. Өч еллык эш чорында инде уңай динамика барлыкка килде.

Татарстан Республикасы территориясендә корбан балыгының запаслары арта, моңа Росрыболовство тарафыннан билгеләнгән балыкны тоту квотасының 7% ка артуы дәлил булып тора.

Бу искиткеч балыкны маринадлыйлар, тозлыйлар, кыздыралар, парда һәм суда пешерәләр, фаршлыйлар һәм духовкага тыгып пешерәләр. Аны туңдырылган яки яңа тотылган килеш ысланган ризык әзерләү өчен кулланалар, аннан хуш исле һәм тәмле шурпа килеп чыга. Татарстан Республикасында каклаган корбан балыгына ихтыяҗ зур. Балык итен салатларның кайбер төрләренә өстиләр һәм төрле боткалар белән пешерәләр.

Корбан балыгын хаклы рәвештә универсаль продукт дип атарга була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International