Кар барсы-таулы җирләрдә яши торган җитез һәм бик нәзакәтле ерткыч. Хайван юкка гына кар барсы дип аталмый. Ул- ел буе кар яткан тауларда яшәүче, мәчелеләр гаиләсенең бердәнбер вәкиле. Ерткычны тагын ирбис, тау хуҗасы яки кар капланы дип тә атыйлар.
Бүгенге көндә Россиядә кар барсы-Амур юлбарысы яки Ерак Көнчыгыш капланы кебек сирәк җәнлек. 2013 елда, бу Кызыл китапка кертелгән хайванны коткару өчен, хөкүмәт тарафыннан Россия Федерациясендә кар барсын саклау стратегиясе кабул ителде. Аның максаты 150дән дә ким булмаган популяцияне саклап калу иде. Россиядә 2019 елда узган ирбис санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә 70-90 башка якын хайван яши. Бөтен дөньяда ирбисны аулау тыела.
Ирбислар Ерак Көнчыгыш капланыннан (бигрәк тә Амур юлбарысыннан) кечерәк, алар бөгелүчән һәм хәрәкәтчән тәнгә, чагыштырмача кыска аякларга ия. Озынлыгы койрыгы белән бергә 230 см, ә авырлыгы-55 кг. Ирбисның койрыгы гомуми озынлыгыннан ¾ тәшкил итә, ул йонлы, шуның аркасында бик калын булып күренә. Хайванның боҗрасыман яки тоташ таплы затлы соры төсе һәм гомуми төтен төсендәге мехы таулар һәм мәңгелек кар арасында яшеренү өчен бик кулай. Кар барсының мехы искиткеч: куе, җылы, ялтырап тора. Йон бөртекләре йомшак һәм озын, 55 миллиметрга кадәр җитәргә мөмкин! Табигатьне саклау өлкәсендәге барлык тырышлыкларга карамастан, ирбисның затлы мехы аркасында, хәзер дә браконьерлар аны үтерүләрен дәвам итәләр: легаль булмаган базарда тиренең бәясе бик зур. Бу -җәнлекнең юкка чыгу чигендә торуының төп сәбәбе.
Кар барслары тау биеклекләрендә яши. Үз-үзләренә азык табу өчен аларга еш кына зур кыенлыкларны җиңәргә туры килә. Ирбислар, барлык мәчелеләр шикелле үк, ерткычлар һәм аларның рационы , нигездә, тояклылардан тора. Кар барслары яши торган территориядә тояклылар саны шактый кимегәч, хайваннар үзләренә азык таба алырлык регионнарга китә. Тояклыларның баш саны түбән булу-кар барсының популяциясе өчен җитди куркыныч.
Ирбислар ялгыз яшәүне өстен күрәләр. Һәр олы хайван аерым яшәү ареалын сайлый, һәм ул территория төрнең башка вәкилләре өчен тыю астында була. Әгәр яшәү территориясенә әлеге гаиләлекнең башка вәкилләре керсә, җенесенә карамыйча, һөҗүм итмиләр. Бер җәнлекнең яшәү ареалы 20дән 150 квадрат километрга кадәр территорияне тәшкил итә. Һәрбер җәнлек үз территориясен аеруча үзенчәлекле исле тамгалар, ә шулай ук агачларда калдырган тырнак эзләре белән билгели.
Саклап калу максаты белән ерткыч хайваннарның әлеге төре Халыкара Кызыл китапка, шулай ук Россиянең Кызыл китабына кертелгән.