Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлеге

назад
Бүлекнең функциональ вазифалары:

 1.Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклауны оештыру һәм тормышка ашыру. (Искәрмә булып хайваннар дөньясының аеруча саклана торган федераль мәгънәдәге табигый территорияләрдә яшәүче объектлары тора.)

2. Капкыннарны һәм тозакларны куллануны тикшерү.

3. Хайваннар дөньясы объектларыннан ала торган продукция әйләнешен тикшерү.

4. Эчке су объектларындагы биологик су ресурсларын саклау ( чыгарма булып Татарстан республикасының федераль әһәмиятендәге аерым саклана торган табигый территорияләр һәм чик буе зоналары тора) , ә шулай ук Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән эчке су объектларында биологик су ресурсларын саклау, анадром һәм катадром балык төрләрен, төрле чикләрдә торучы балык төрләрен һәм федераль әгъзаның үтәү комитеты раслаган исемлегенә кертелгән башка су хайваннарын саклау.

5. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләт тикшерүе һәм кануннар төзелешен саклауны күзәтү. Чыгарма булып Татарстан республикасының федераль әһәмиятендәге аерым саклана торган табигый территорияләрдәге хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау һәм файдалану өлкәсендә дәүләт тикшерүе һәм кануннар төзелешен саклауны күзәтү тора.

 6. Беркетелгән эшчәнлек сферасында, административ җинаятьләр турындагы эшләрне күзәтү һәм административ җәза чараларын кабул итү, ә шулай ук суд әгъзаларына гаепле затларны җаваплылыкка җәлеп итү турындагы материалларны юнәлтү.

7. Хайваннар дөньясы объектларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыян өчен штрафлар түләтү һәм дәгъвалар күрсәтү.

8. Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының, Идарә эшчәнлегенә караган, законнарын бозу эшләре турындагы материалларны әзерләп, тикшерү әгъзаларына, прокуратурага һәм судка тапшыру.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International