Гади яр чыпчыгы-Европада иң матур кошларның берсе. Ачык төсе һәм кечкенәлеге өчен аны кешеләр Европа колибрилары дип атый. Алар хакыйкатьтән ерак түгел , чөнки бу кошларның икесе дә бик матур һәм һавада бик нәзакәтле.
Гади яр чыпчыгы -җир шарында иң матур кошларның берсе. Бу уникаль кош үзен җирдә, суда һәм һавада яхшы хис итә, һәм кешеләр бу кошларның популяциясен булган дәрәҗәдә саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш.
Яр чыпчыкларының гаиләсе (инглизчә атамасы Alcedinidae) - зур кошлар отряды, анда бер-берсеннән төсләре, зурлыгы һәм яшәү ареалы белән аерылып торган җиде төр керә.
Яр чыпчыгы оя кора торган урыннарга бик таләпчән. Ул биек комлы яки балчык ярлары булган агымлы( агымы зур булмаган) елга янында гына яши һәм бала чыгара. Кош кеше белән генә түгел, башка кошлар белән дә күршелекне яратмый. Соңгы 10 елда Татарстан территориясендә Әгерҗе, Балтач, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш, Лениногорск, Мөслим, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай районнарында һәм Казан шәһәренең тирә-юнендә очрады.
Кошларның рационы бик үзенчәлекле. Ул суда булган ризык белән генә туклана.
Яр чыпчыклары өчен иң мөһим һәм төп ризык-вак балык, тик рационы шулай ук үз эченә чукмарбашларны һәм вак бакаларны, су еланнарын (Африкада һәм Көньяк Америкада), кечкенә күләмле моллюскларны, креветкаларны, су бөҗәкләрен үз эченә ала.
Кош зур булмаса да, берничә дистә грамм гына авырлыкта булса да, көненә ул 10-12 балык тотып ашарга мөмкин. Ана кошны һәм оядагы балаларын ашатырга вакыт җиткәч, ата кошның табышы бер ярым тапкырга арта. Бу вакытта бер көн эчендә тоткан балыкның суммар авырлыгы кошның авырлыгыннан артып китәргә мөмкин. Кош өстәмә тукландыруны яратмый һәм үзе тоткан ризыкны гына ашый.
Яр чыпчыгы җир шарында өч стихиядә: җирдә, суда һәм һавада үзен яхшы хис итүче кошларның берсе. Җирдә кошлар оя ясый һәм бала чыгара. Суда яр чыпчыклары ризык таба, һәм еш кына су коена. Ә һавада бу кошлар, нәзакәтлек һәм нәфислек белән, чын могҗизалар күрсә ала.
Яр чыпчыгының территориясенә кергән башка кошлар дошман булып санала, һәм кош шунда ук аларга һөҗүм итә башлый. Шуңа күрә, язын еш кына территорияне бүлүче яки иң уңайлы оя өчен көрәшүче яр чыпчыкларын күреп була.
Кызыклы фактлар: