2017 елның 28 сентябрендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. Көн тәртибендә киләсе сораулар каралды:
1. Ау токымы этләре белән аулауны көйләү мәсьәләләрен тикшерү.
2. ТР Һәвефсезлек киңәшмәсенең һәм ТР МК карамагындагы Икътисад кинәшмәсенең бердәм утырыш беркетмәсе буенча эшмәкәрлеккә административ басымны төшерү турындагы сорауларны тикшерү.
Шулай ук утырышта, иҗтимагый киңәшмә әгъзасы, А.Н. Туполев исемендәге Казан тикшеренү технологик университетның “Гомуми химия һәм экология” кафедра профессоры Газеев Наиль Хәмид улына, 70-еллык юбилей белән бәйле рәвештә, рәхмәт хаты тапшырылды.