Мәктәпкәчә балаларга экологик белем бирү буенча район күләмендәге семинар.

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

ТР Спасс муниципаль  районның МБО ”Салават күпере” балалар бакчасы Ямбухтино авылы”, Спасс районының Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының  мөдирләре өчен,” Федераль дәүләт белем бирү стандартын тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә балаларга экологик белем бирү” темасына район күләмендәге семинар узды.

Семинарның катнашучылары алдында,  комплекслы профильле  «Спасс» региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлыкның тирә-якны саклау өлкәсендә ТР дәүләт инспекторы Мурзак Л.А. чыгыш ясады. Ул укытучыларга һәм балаларга  тыюлыкның функцияләре һәм эшчәнлеге турында, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, ТР Кызыл китабына кертелгән кошлар һәм хайваннар турында сөйләде. Семинар тәмамланганнан соң ”Салават күпере” балалар бакчасы Ямбухтино авылы” мөдиренә, балалар белән эшләү өчен,  Татарстан Республикасы Кызыл китабының яңа басмасын һәм экология буенча методик кулланмалар бүләк итте.

Семинарда шулай ук  ТР Спасс муниципаль районының  мәктәпкәчә белем бирү бүлеге буенча методист Никитина С.А.чыгыш ясады. Ул мөдирләрне,  экологик белем бирү буенча Халыкара оешма әгъзасы булып торган,“ Санкт-Петербург Балтика экологиясе өчен” исемле  Санкт-Петербургның иҗтимагый оешмасының “Эко-мәктәп. Яшел байрак” программасы белән таныштырды.

Йомгак ясаганда, район семинарының катнашучылары,  максатчан һәм эзлекле эшчәнлек, тирә-якны саклау буенча практик чаралар уздыру, мәктәпкәчә балаларга экологик белем бирүдә уңышка ирешүдә булышачак дип  нәтиҗәләр чыгардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International