Халыкара табигатьне саклау акциясе “Парклар маршы

2018 елның 13 апреле, җомга

Татарстан Республикасында чираттагы халыкара табигатьне саклау акциясе “Парклар маршы” старт ала. Быел ул “ Яшьләр һәм табигать –уртак киләчәк”   шигаре астында үтә. 

Климат үзгәрүдә беребезнең дә шөбһәсе калмагандыр инде. Бу бик тиз үзгәрүләр, углеводород ягулыгы куллану,  көчле авыл хуҗалыгы һәм башка хуҗалык  эшчәнлеге нәтиҗәсендә гаять зур күләмнәрдә атмосферага эләгә торган парник газлары аркасында барлыкка килә.

Климат табигый оешмаларны бетерү нәтиҗәсендә дә үзгәрә. Урманнар киселә, сазлыклар киптерелә, океаннар пычратыла.  Ә бит нәкъ  табигый экосистемалар- кеше белән аз тиелгән табигый комплекслар – Җирдәге климатны көйлиләр, аның стабильлеген тәэмин итәләр. Кешеләр өчен яхшы климат шартларын булдыруның башка чаралары юк.

Климат үзгәрү бөтен җирдә сизелә: һава торышының  какшалуы, күнегелмәгән  һава торышы күренешләре ( кыш көне яңгыр ява, җәй көне боз төшә, тәүлек эчендә температура кискен алмашына), су басуларның, корылыкның, каты җилләрнең, урман янгыннарының ешлыгы һәм көче арта; диңгез ярлары ашала, уңышлар югала......

Ләкин 20-30 елдан климат үзгәрешләре, күпчелек кеше өчен куркыныч, фаҗигалы нәтиҗәләргә алып килергә мөмкин. Хәзерге вакытта балалар бакчасына йөрүчеләргә, мәктәптә һәм университетта укучыларга, яңа авыр шартларда яшәргә һәм эшләргә туры киләчәк. Аларның җиңеп чыгу мөмкинлеге булсын өчен, бүгеннән үк яшь буынны табигатьне- кешеләрнең тормышы өчен яраклы экологик шартлар тудыручы безнең бердәнбер ышанычның- кадерен белергә һәм аны якларга өйрәтергә кирәк.

Парклар маршының төп мәсьәләләренең берсе – балаларны һәм яшьләрне табигатьне актив һәм аңлап җиткереп саклауга тарту. 2018 ел Россиядә Иреклеләр елы дип игълан ителде. Ул  яшьләрне үзләренең киләчәген төзүгә тарту өчен, өстәмә  стимул булырга мөмкин.

Табигатьне саклау өчен, табигать белән дә, җәмгыять белән дә таләп ителә торган, актив эшчәнлек вакыты җитте. Әйдәгез бергә эш итик. Әйдәгез  кыйммәтле табигый территорияләрне саклауда булышыйк, үзебезнең региондагы актуаль табигатьне саклау чараларында катнашыйк, аларны башлап җибәрик.

13.04.2018елдан 106-од номерлы  Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе боерыгы белән, Татарстан Республикасында  табигатьне саклау акциясе “Парклар маршы”н уздыру Программасы расланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International