Укучылар белән яз каршылыйбыз.

2018 елның 17 апреле, сишәмбе

Татарстан районнарында, кошлар көненә һәя яз каршылауга багышланган бәйрәмнәр дәвам итәләр.

Шулай итеп, акция ТР Спасс районының  “Болгар 1нче урта белем бирү мәктәбе”ндә узды. “Спасс” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәре Мурзак Л.А. балаларга кошларның яшәеше турында, тирә-якка сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләде. Балалар үз чиратында кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, табышмаклар оттылар, “Кошлар йорты” бәйгесенә үзләренең сыерчык ояларын тәкъдим иттеләр. Иң яхшы оя өчен Комит дипломы белән бүләкләнделәр. Бәйрәм ахырында барлык кош ояларын да мәктәп бакчасына элделәр.

“Ашит” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Ахметзянов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И. “Иске Өзем урта белем бирү мәктәбе”ндә дәрес уздырдылар. Аның барышында  башлангыч сыйныф укучылары катнашында акыл уены уздырылды. Чара ахырында мәктәп ишек алдында сыерчык ояларын элеп куйдылар. Актив катнашучыларга  Комитеттан грамоталар һәм бүләкләр бирделәр.

“Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре һәм Балтач районы буенча бүлек башлыгы Сабиров А.А. белән сыерчык ояларын ясау буенча бәйге уздырылды, ә соңыннан ТР Балтач районының “Балтач гимназиясе” укучылары һәм укытучылары белән бергә аларны элү буенча чара уздырылды. Кош йортлары 38 данә санында гимназия янында эленеп куелды.

 “Азнакай 1нче урта белем бирү мәктәбе”ндә, “Чатыр Тау” дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре биргән, ачык дәресләр узды. Укучылар кошлар турында докладлар белән чыгыш ясадылар, кошларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр. Дәрес ахырында иң яхшы рәсемгә бәйге уздырылды, приз алучыларга Комитет грамоталары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International