Һәвәскәр балыкчылар өчен уылдык чәчү вакытында тыюлар.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

Татарстанда ел саен 25 апрельдән, “Ел саен уздырыла торган “ Уылдык чәчү” чарасын уздыру турында”гы Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты боерыгы белән тәңгәл килеп,һәвәскәр балыкчылар өчен уылдык чәчү вакытында тыюлар гамәлгә керә.  Бу вакытта барлык диярлек региональ министрлыклар һәм идарәләр су биологик ресурсларының саклыгын тәэмин итәргә тиешләр.

 Уылдык чәчү вакытында эшли торган Һәвәскәр балыкчылык кагыйдәләре җиңел һәм канун тотучы балыкчыларга билгеле: ярдан гына тоту һәм  ыргагы икедән дә артмаган кармакка тоту.Сирәк булса да тыюны бозган гражданнар да булгалый: яки көймәдән балык тоталар, яки яңа спиннингны  сынап карыйлар. Андый бозучылар явыз дип саналмыйлар, аларга штраф салалар һәм җибәрәләр. Тыюларны системалы рәвештә  усал ният белән бозучы браконьерлар – башка хәл. Алар елгаларны ятьмәләр белән киртәләп куялар,балык тоту өчен төрле вәхши җайланмалар кулланалар. Менә шулар белән табигать саклау идарәләре чын сугыш алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International