Бүген, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73-еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре өлкәнең сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котладылар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчеләренә тыныч тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.