Аучылык билетлары турында

2018 елның 5 октябре, җомга

2018 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты тарафыннан,  бердәм федераль үрнәктәге  2028 аучылык билеты бирелде, ә 2011 елдан барлыгы 53088 билет бирелде.

Татарстан Республикасы халкына уңайлы булсын өчен, хәзерге вакытта, Дәүләт хезмәтләренең һәм функцияләренең бердәм порталы эшләве (https://www.gosuslugi.ru/10084/1) турында исегезгә төшерәбез. Аның махсус бүлегендә аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару турында мәгълүматны белергә, аучылык билетын бирү турында гаризаны электрон рәвештә тутырырга, ведомствога кабул итү өчен язылырга була.

gosuslugi.ru сайтыннан скриншот:

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International