Мәктәп укучыларының XXV Идел буе фәнни экологик конференциясе

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

«Спас» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре, Әлки районының Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе нигезендә узган, мәктәп укучыларының XXV Идел буе фәнни экологик конференциясендә катнаштылар.

Конференция берничә теманы берләштерде: «Биологик төрлелекне саклау», «Кеше организмына углекислый газның йогынтысы», «Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема», «Җәйге-көзге чорда күчмә кошларның үз-үзен тоту үзенчәлекләре», «Су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану».

Укучылар конференциягә үзләренең уникаль эшләрен әзерләп килделәр. Конференциядә катнашучыларның игътибарын ,Н. Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе укучысы Мөхәммәткәримова Азалия “Кечкенә батарейка – әйләнә-тирә мохит өчен зур проблема” дигән чыгышы белән, җәлеп итте. Ул үз эшендә, батарейкаларның әйләнә-тирә мохиткә зарарлы йогынтысы турында сөйләде: « Батарейкада “чүп тартмасына ташларга ярамый” дигән маркировка  булса да, респондентларның 95% ы батарейкаларны дөрес утильләштермәүнең әйләнә-тирәлеккә һәм халыкның сәламәтлегенә зыян китерүе турында хәбәрдар түгел”.

«Спас» тыюлыгы белгечләре су ресурсларын саклау һәм куллану, су биологик ресурсларын яңадан торгызу чаралары, табигатьтә суның роле турында лекция белән чыгыш ясадылар.

Чара ахырында конференциядә иң актив катнашучыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының грамоталары тапшырылды.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International