​14 март -Халыкара елгалар көне

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

1997 елның мартында Бразилиянең Куритиба шәһәрендә, Халыкара елгалар көне (International Day for Rivers) дип аталган яңа бәйрәм оештырылуын хуплаган, беренче халыкара конференция узды. Бу көннең девизы булып «Елгалар, су һәм тормыш өчен!» сүзләре килде.

20 ил җәмәгатьчелеген берләштергән конференция, елга бассейннары белән идарә итүнең демократик алымнарын эшләү буенча  зур бурыч куйды.

Россиядә 2,5 миллионнан артык елга, кечкенә елга һәм инеш бар дип исәпләнә. Бу көнне экологлар табигатьтә су әйләнешенең мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерәләр. Ә елгалар, бу процессның аерылгысыз өлеше.

Елгаларны табигать тудырганча саклау өчен, дөньяның күп кенә илләрендә төрле акцияләр, компанияләр, демонстрацияләр үткәрелә. Уникаль гидрография системаларын саклауның иң нәтиҗәле һәм озак сроклы ысулы булып, аеруча саклана торган табигый территорияләр булдыру санала.

Фото  Ык е.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International