«Идеяләр территориясе» зона экология фестивале

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

Тәтеш шәһәренең  «Әкият» балалар бакчасында, «Эко-мәктәп / Яшел байрак» халыкара программасын тормышка ашыру кысаларында, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре өчен, «Идеяләр территориясе» дигән зона экологик фестивале узды.

Чарага «Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре дә кушылды.  Фестиваль педагогик тәҗрибәне уртаклашу, белем бирү эшчәнлегенең сыйфатын һәм нәтиҗәләрен камилләштерүгә ярдәм итүче инновацион педагогик идеяләрне эзләү, үстерү; педагогларның һөнәри компетентлыгын арттыру, аларның иҗади потенциалын, нәтиҗәле белем бирү технологияләрен куллану буенча иҗади эшчәнлеген үстерү максатыннан үткәрелде.

Педагоглар үз чыгышларын  презентацияләр һәм видеорепортажлар ярдәмендә алып бардылар, фестивальдә катнашучылар таныша һәм хәтта аларны практикада сынап карый ала торган, кызыклы һәм танып-белү уеннары, лепбукалар тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International