«Кичке Таң» тыюлыгында котыру авыруына каршы вакциналар тараттылар

2019 елның 21 июне, җомга

«Кичке Таң» табигать тыюлыгында «ЭкОС» (экология, саклау, коткару) түгәрәге әгъзалары булып китте, алар тыюлык хезмәткәрләренә кыргый хайваннарның котыру авыруына каршы профилактик чараларда ярдәм итте.

Тыюлык белгече Әлфия Нуриманова хайваннарда котыру авыруының билгеләре, кыргый табигатьтә аңа каршы көрәш һәм профилактика чаралары турында сөйләде. Котыру авыруына каршы ораль вакцина куллану, вирусларны киметүнең бердәнбер нәтиҗәле ысулы булып торуы турында да сөйләде.

ТР Әгерҗе районының Ветеринария идарәсе белән, кыргый ерткыч хайваннарга каршы профилактик иммунлаштыру чараларын гамәлгә ашыру өчен, кирәкле кадәр препаратлар бирелде. Тыюлык хезмәткәрләре «ЭкОС» түгәрәге әгъзалары белән берлектә аеруча саклана торган табигый территориядә йөзләрчә вакцина таратып чыктылар. Торак пунктлар янында хуҗасыз этләр өчен дә препаратлар салынды.

Чара нәтиҗәләре буенча, тыюлык территориясен кыргый хайваннарның котыру вирусы таралудан саклауга юнәлтелгән уртак эшне дәвам итү турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International