«Озын Алан» тыюлыгы хезмәткәрләре «Чиста яр» акциясенә кушылды. Ханжин П. С.исемендәге Тәтеш шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укытучылары һәм укучылары, шулай ук «Табигать дуслары» яшьләр берләшмәсе белән бергә, Идел елгасының «Озын Алан» тыюлыгы чигендәге яр буе зонасы пластик шешәләрдән һәм башка каты көнкүреш калдыкларыннан чистартылды. 1,5 кв. километр мәйданда 10 капчык чүп-чар җыелды.
Элегрәк акциядә ,Яшел Үзән районындагы Идел ярларын чистартып, «Зөя» тыюлыгы хезмәткәрләре катнашты.