Елга балыгы белән законсыз сәүдә итү турында

2019 елның 6 августы, сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, Татарстан Республикасының судагы биологик ресурсларны саклау буенча Республика советы эше кысаларында, законсыз рәвештә яңа тоткан балык һәм балык продукциясен сату белән көрәш буенча оператив төркем булдыру мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Балык һәм балык продукциясен законсыз сату белән көрәш буенча, судагы биологик ресурсларны саклау мәсьәләләрендә вәкаләтле үзәк аппаратлар вәкилләре төркемен булдыру, шул исәптән сәүдә нокталарына тикшерүләр үткәрү турында да фикер алыштылар.

Киңәшмәдә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе, Россия балыкчылыгы Урта Идел территориаль идарәсенең ТР буенча Дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм судагы биологик ресурсларны саклау бүлеге вәкилләре катнашты.​

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International