Казан укучылары ТР Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетының яңартылган күргәзмәсенә беренче килүчеләр булдылар

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Укучылар «Мин һәм Кызыл китап» дип исемләнгән республика балалар кул эшләре конкурсында җиңүчеләрнең яңартылган күргәзмәсендә булдылар.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты музеенда табигый һәм ташландык материаллардан ясалган Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар эшләнмәләре экспозициясе ачылды.

Беренче килүчеләр Казанның Совет районы 124 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булды.

Экскурсияне ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков үткәрде. Ул балаларга хайваннарның аучылык төрләренең үзенчәлекләре һәм таралуы турында сөйләде.

«Бүген без музейда булдык һәм республика территориясендә яшәүче хайваннар дөньясы вәкилләре белән таныштык. Бәлки киләчәктә без тормышыбызны хайваннарны саклау белән бәйләрбез», – диләр укучылар.

Чара ахырында аларга мәктәп укучылары өчен үткәрелә торган экологик белем бирү бәйгеләре турында сөйләделәр һәм аларны басма фирма продукциясе белән бүләкләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International