Буаның яшь натуралистлары алпавыт паркы флорасы һәм фаунасы белән таныштылар

2023 елның 29 июне, пәнҗешәмбе

Буа районы укучылары җәйге каникулда гаджетлар тотып утырырга күнекмәгән. Алар өлкәннәр белән бергә туган якның флорасын һәм фаунасын өйрәнә.

М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең яшь натуралистлары педагоглар белән берлектә «Декабрист В.П. Ивашев исемендәге парк» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле территориясендәге экология сукмагында булдылар.

«Зәй буйлары» дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре балаларга экологик сукмакның әһәмияте турында сөйләделәр һәм аларны сирәк очрый һәм юкка чыга торган үсемлек һәм хайван төрләре белән таныштырдылар.

«Бүген мәктәп укучылары гаҗәеп урыннарда булдылар. Район тормышы һәм аның тарихы белән кызыксынучан искиткеч яшьләр. Алар мәгънәле сәяхәт итә һәм кешенең гадәти күзе күрмәгәнне күрә белә», – дип билгеләп үтә «Зәй буйлары» заказнигы башлыгы Фаил Галиев.

Экскурсия барышында гимназистлар экосукмакта 13 тукталыш ясадылар. Аларның һәрберсе заказникның табигый байлыклары – хайваннар, кошлар, үсемлекләр һәм 100 дән артык агач төре турында сөйли.

«Без табигатькә кайгыртучанлык һәм ярату белән карарга тиешле яшь буын. Бу – планетада яшәүче һәр кешенең бурычы. Барысыннан да әйләнә-тирә дөньяны саклауларын һәм яклауларын сорар идем», – ди гимназист Илназ Касыймов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International