Осталык серләре: Һәвәскәр балыкчылар Чүпрәле районында калкавычлы кармак белән балык тотуда ярыштылар

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Чүпрәле районының Дуслык күлендә Балыкчы көненә һәм Балыкчы-аучы Сергей Хәйбуллин истәлегенә багышланган балык тоту буенча ярышлар узды. Бик матур урында балык тоту өчен Красноярск, Ульяновск өлкәсе һәм Чувашия Республикасыннан 30 дан артык балыкчы килгән иде.

Алар сазан, толстолобик («көмеш карп»), табан балык, алабуга, ак амур, чабак һәм башка төр балыклар тоттылар. Ярышлар башланыр алдыннан, барлык катнашучылар да кулланыла торган кармак сабының, җебенең озынлыгы, азык һәм тозакларның зурлыгы, рөхсәт ителгән җим күләме буенча таләпләр белән җентекле инструктаж үттеләр.

«Ярышлар инде 4 нче тапкыр үткәрелә. Спорт дәрте белән бергә актив ял итү – менә шуның белән аерыла да инде мондый турнирлар. Барлык катнашучылар да мондый ярышлар ешрак узарга тиеш дигән фикердә бердәм иде», – дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Чүпрәле районы буенча районара бүлеге башлыгы Сергей Усся.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр җиңүче дип танылды:

Беренче тотылган балык – Данил Михайлов;

Тотылган балыкның абсолют авырлыгы буенча чемпион – Александр Спиридонов;

Иң зур балык – Алексей Мартынец (Красноярск шәһәре);

Иң кечкенә балык – Александр Усся;

Иң яшь катнашучы – Рамил Нуриев;

Иң өлкән катнашучы – Рафикъ Сәлихов;

Иң өлкән хатын-кыз балыкчы – Вероника Фролова (Ульяновск шәһәре);

Иң яшь балыкчы кыз – Арина Хәйбуллина  (Ульяновск шәһәре); 

«Балык шулпасы /уха» әзерләү буенча ярышларда иң яхшы аш-су остасы – Андриан Артемьев.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International