Табигать сөючеләрне җәлеп итә торган яңа урын: Балтач районында яңа экомаршрут барлыкка килде

2023 елның 14 июле, җомга

Балтач районында «Балтач» заказнигы территориясендә яңа туристлык маршруты – «Бай урманына сәяхәт» экосукмагы барлыкка килде.

«Бүген без яңа экосукмак ачабыз, ул районның матурлыгы һәм төрлелеге белән танышырга теләгәннәр өчен булдырылды. Аеруча саклана торган табигый территорияләрне үстерү экотуризмны, мәдәниятне популярлаштыру һәм ял итү урыннарын оештыру өчен бик мөһим», – дип сөйләде заказник башлыгы Ранис Вафин.

Экологик маршрутның гомуми озынлыгы 800 метр тәшкил итә. Юлда Кызыл китапка кертелгән җан ияләрен дә очратырга мөмкин, алар арасында соры бака, мнемозин күбәләкләре һәм канәфер балкарагы, ак куян да бар. Шулай ук сукмакта кошларны, су хайваннарын һәм үсемлекләрне күрергә мөмкин.

«Бүген без заказник тарихы, аның эшчәнлеге, шулай ук районның үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында яңа белемнәр алдык. Хәзер мин монда дусларымны экскурсиягә алып киләчәкмен», – дип тәэсирләре белән уртаклаша Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8а сыйныфы укучысы Галия Газизова.

Чара ахырында балаларга республиканың тыюлык территорияләре турында китаплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International