Тояклы хайваннарда туй чоры: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманнарда һәм юлларда уяу булырга киңәш итә

2023 елның 8 сентябре, җомга

Көзнең килүе тояклы хайваннар тормышында мөһим вакыйга – үрчү чоры (куышу вакыты) белән билгеләнә. Бу вакытта кыргый тояклы ата хайваннар аеруча активлык күрсәтәләр: көндәшләр арасындагы көрәшләр, йөзләгән метрларга хас ыңгырашу, хайваннарның ана хайванны куалап юлга чыгулары.

Шуңа бәйле рәвештә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты урманга килүчеләрне, шул исәптән гөмбә эзләүчеләрне дә аеруча уяу булырга чакыра. Тояклы хайваннарда куышу чоры белән бәйле төрле вакыйгалардан саклану өчен, урманда очраган пошига якын килмәскә кирәк. Әгәр дә тояклы хайван очраса, аңа тыныч кына урманга кереп китәргә яки юлны кичәргә мөмкинлек бирергә кирәк.

Автомобиль юлларында йөргәндә машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, хайваннарның трассага чыгуы турында кисәтүче билгеләргә игътибарлы булырга һәм, сәяхәтләрне планлаштырганда, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында, бик сак булырга кирәк. Статистика буенча, кыргый хайваннар белән бәрелешләрнең 80 % тан артыгы тәүлекнең караңгы вакытына туры килә.

Трассада һәм юлдан читтә кыргый тояклы хайван белән очрашканда, мөмкин булганча, хайванны үткәрергә кирәк, чөнки аның үзен ничек тотачагы билгесез.

Әгәр сез үзегез бәрдергән яки юлда яраланган яисә үлгән кыргый хайванны тапкансыз икән, кичекмәстән бу хакта 112  ашыгыч хезмәт телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International