«Балык булсын!»: Спас районында, балыкларны коткару өчен, 500 метр елга каналы казыганнар

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Идел суы дәрәҗәсе түбән булу аркасында, республика сулыкларында «томалану» барлыкка килергә мөмкин, алар суда су биологик ресурслары өчен кирәкле кислород җитмәүгә китерә.

Боларны булдырмас өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Спас районы укучылары һәм студентлары белән берлектә «Спас» заказнигы территориясендә балыкларны коткару буенча операция үткәргәннәр.

«Балалар, күлне Идел белән тоташтырып, каналлар казыдылар. Каналларның тирәнлеге уртача ярты метр тәшкил итә, ә кайбер урыннарда тирәнрәк тә. Күл янындагы туфрак йомшак, шунлыктан авыр техника утырачак, шуңа күрә каналларны кул белән казыдылар», – ди заказник белгече Любовь Мурзак.

Акция барышында катнашучылар 500 метрдан артык озынлыктагы канал казыганнар.

Әлеге чаралар даими рәвештә – кыш һәм яз айларында үткәрелә. Бу юлы акция, Иделнең суы кимү сәбәпле, сентябрьдә уздырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International