Җимлек яса һәм канатлы дусларны коткар: Чистай районында «Кошлар өчен эко-ашханә» бәйгесе игълан ителә

2024 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

«Чиста болыннар» дәүләт табигать заказнигы «Беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Чистай районының ата-аналар советы белән берлектә «Кошлар өчен эко-ашханә» бәйгесен башлап җибәрә.

Акциядә 1 – 11 сыйныф укучылары катнаша ала. Моның өчен экологик материаллардан төрле зурлыктагы һәм формадагы җимлек ясарга, анкетаны тутырырга һәм 13 февральгә кадәр аны җимлек белән бергә заказник офисына (Чистай шәһәре, Фрунзе ур., 97 а/2) китерергә, оештыручыларның телеграмм каналларына язылырга һәм заказникның телеграмм каналында бәйгегә тавыш бирүдә катнашырга кирәк.

Чара бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү һәм җимлекләрне масштаблы урнаштыру белән тәмамланачак. Бәйге турында тулырак мәгълүматны 89274031252 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International