Чистайда экоҗимлек ясаучы яшь осталарны бүләкләделәр

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Чистай районы балалар һәм яшьләр иҗат сарае берникадәр вакытка балалар эшләнмәләре күргәзмәсе үзәгенә әверелде. Анда «Кошларга экоашханә» исеме астында беренче район җимлекләр бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү узды.

Бүләкләүгә җыелган яшь иҗатчыларның, аларның укытучылары һәм ата-аналарының чара башланыр алдыннан ашыкмый гына күргәзмәне карарга һәм рәсми булмаган шартларда аралашырга мөмкинлеге булды. Бәлки, бу көн кемгәдер лаеклы бүләк алудан шатлык кына түгел, ә яңа кызыклы танышулар да бүләк иткәндер.

Кышкы чорда кошлар санын саклау буенча иң мөһим һәм нәтиҗәле чараларның берсенә балаларны җәлеп итүгә юнәлдерелгән бәйге үткәрү – «Чиста болыннар» заказнигы хезмәткәрләре, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлеге, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы районның ата-аналар советы идеясе.

«Әлеге бәйге шәһәр халкы күңелендә зур кызыксыну уятты. Бәйгегә җибәрелгән 90 нан артык эшне чын сәнгать әсәрләре дип атарга мөмкин. Алар барысы да тормышта кулланырлык, иҗади һәм техник яктан көчле. Бәйгенең барлык җиңүчеләре өчен ирешелгән уңышлар иҗатта мөһим этап булыр һәм яңа казанышлар һәм җиңүләргә дәрт бирер дип өметләнәбез», – ди «Чиста болыннар» табигать заказнигы башлыгы Максим Улыбин.

Чара рәсми булмаган шартларда узды һәм балаларның йөрәкләрендә эз калдырды. Бүләкләү барышында барлык катнашучылар истәлекле дипломнар һәм призларга лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International