Бәкеләр тишәбез – балыкларны томаланудан коткарабыз: Татарстан сулыкларында 6000 нән артык бәке борауланган

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Татарстанда «Балык булсын! (Рыбе — быть!») Республика экологик акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә коткару операцияләре 20 районда үткәрелгән, сулыкларда 6000 нән артык бәке борауланган.

Суда яшәүчеләрне коткару буенча чираттагы акцияләр Бөгелмә һәм Спас районнарының аеруча саклана торган табигый территорияләрендә узды. Сулыкларда яшәүчеләргә кышны кичерергә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм штаттан тыш инспекторлары, Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге Дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре, ихтиологлар, район башкарма комитетлары башлыклары һәм хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм битараф булмаган кешеләр ярдәм итә.

«Без инде бу акцияне районда күп еллар үткәрәбез. Балык суда эрегән кислородны сулый. Кыш ахырына боз астында кислород бетә, бу балыкларның томалануына китерә. Ә без тишкән бәкеләр аша кислород суга үтеп керә, бу балыкка язга кадәр яшәргә мөмкинлек бирә», – ди ТР дәүләт комитетының Спас районы буенча районара бүлеге башлыгы Алексей Коптелов.

Сулыкларда балыкларның томалануын булдырмас өчен, бораулау гына түгел, ә аэраторлар – суны кислород белән баету процедурасын үткәрүче җайланмалар да кулланыла. Бу судагы биологик процессларның нормаль барышы өчен кирәк. Ә һәр бәкегә камыш ботагы куела. Бу боз астына кислород агымы керүгә гарантия бирә, һәм табигатьне яратучыларга куркыныч урын икәнлеген дә күрсәтеп тора.

Республиканың сулыкларында мондый эш боз киткәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге башлангычны теләгән һәркем хуплый һәм акциядә катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International