Республикада киек кошлар аулауга гаризалар кабул ителә башлый

2024 елның 27 марты, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты бүгеннән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә язгы ау чорында киек кошлар аулауга рөхсәт алу өчен гаризалар кабул ителә башлавын хәбәр итә.

Рөхсәт алу өчен, ау күздә тотылган район булу-булмауга карамастан, Татарстан Республикасы территориясендә күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ИГЪТИБАР: гаризаларны кабул итү, киек кошларның төренә, аларга ау вакытына карамастан, бер үк вакытта башланачак.

Рөхсәт бирү түбәндәге документлар нигезендә башкарылачак:

- рөхсәт алу өчен гариза;

- шәхесне раслый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- аучылык билеты (төп нөсхә);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).

Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:

- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү, имза, дата);

- рөхсәт алу өчен гариза;

- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);

- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);

- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);

- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (650 сум);

- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (көртлек аулауга рөхсәт алган очракта).

ИГЪТИБАР: КФҮ операторы аша гариза биргәндә, түләүләрне банк картасыннан файдаланып, булган рөхсәт факты буенча башкарырга киңәш ителә.

Ау вакыты:

6 апрельдән 6 майга кадәр – алдавыч (җәлеп итә торган) үрдәкләрне файдаланып, ата кыр үрдәкләренә;

20 апрельдән 29 апрельгә кадәр – суда йөзүче киек кошларга (ата кыр үрдәкләре, казлар);

27 апрельдән 6 майга кадәр – нарат урманы киекләренә (ата суер һәм көртлекләр, вальдшнеп).

Аучылык ресурсларын аулау нормасы һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләте белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International