Татарстанда тояклы хайваннар һәм кошлар саны артты

2024 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сөйләде

«Быел пошилар, кыр кәҗәләре, сусарлар һәм көртлекләр саны артты. Мәсәлән, республика урманнарында 16066 поши (узган елгыга + 2 %), 16579 кыр кәҗәсе (узган елгыга + 10 %), 2793 сусар (узган елгыга + 8 %) һәм 156392 көртлек (узган елгыга + 37 %) яши. Тиен һәм боҗырлар санының аз гына кимүе күзәтелә», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: кышкы маршрут исәп-хисабы 15 гыйнвардан 15 мартка кадәр узды. Анда 400 дән артык хисапчы катнашты. 2 ай эчендә алар 1435 километр маршрут үттеләр. 2024 елгы исәп-хисап нәтиҗәләре аучылык ресурсларының саны тотрыклы булу турында сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International