Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы катнашуында комиссия утырышы узды.

2014 елның 3 июне, сишәмбе
2014 елның 2 июнь көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы катнашуында коррупциягә каршылык күрсәтү сораулары буенча комиссия утырышы узды. Утырышта хезмәткәрнең үзенең, ә шулай ук ире ( хатыны) һәм яше тулмаган балаларының кереме, милке һәм милке йөкләмәләр характерындагы мәгълүматны тутырганда; хезмәткәрнең үзенең , ә шулай ук ире ( хатыны) һәм яше тулмаган балаларының чыгымы турында мәгълүматны тутырганда чыга торган типик хаталар каралды ; керемнәре һәм чыгымнары турында тулы яки дөрес булмаган мәгълүмат бирү өчен җаваплылык тоту очраклары каралды. Идарә карамагындагы иҗтимагый Киңәшмә әгъзасы Гогин Валерий Алексеевич белән, 29.04.2014 елда коррупциягә каршылык күрсәтү сәясәте сораулары буенча,җәмгыять вәкилләре, Идарәләр һәм Министрлыклар башлыклары карамагындагы коррупциягә каршылык күрсәтү буенча комиссия әгъзалары катнашуында, иҗтимагый киңәшмәләр һәм оешмалар белән алып барыла торган,коррупциягә каршылык күрсәтү буенча тәҗрибә алмашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе белән үткәрелгән Түгәрәк өстәлдә бирелгән мәгълүмат тапшрылды. 2014 елның 2нче яртылыгына комиссиянең эш планнары төзелде. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы карамагындагы комиссия эшчәнлеге турында мәгълүмат һәм фоторепортаж Идарәнең сайтында “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә урнаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International