Кошларның көзге күченүе

2017 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе, кошларның көзге күченүе башлану турында, хәбәр итә. Хәзер инде күчмә ерткыч кошларны күзәтергә була. Болар – карчыгалар, тилгәннәр,саз карчыгалары, кечкенә лачыннар,ә кайбер очракта сирәк очрый торган төрләрдән – балыкчы карчыгасы, кабер бөркете, ак койрыклы диңгез бөркете. Тиздән үрдәкләрнең, казларның, аккошларның һәм торналарның зур өерләрен күзәтергә мөмкин булачак. Хәзерге вакытта чыпчыксыман кошлар өерләренең күченүе бара.  Нәкъ  бу чорда табигать хайваннар дөньясының бөтен матурлыгын күрсәтә.

Кайбер төр хайваннарның бу вакытта куышу вакыты җитә. Андыйларга кыр кәҗәсен һәм пошины кертергә була. Бу төр ата хайваннарның тавышларын республика урманнарында ишетергә була. Сезне сак булырга өндибез, чөнки поши куышу вакытында куркыныч буларга мөмкин.

Сезне табигатькә чыгарга чакырабыз, чөнки бу сезнең өчен дә, балаларыгыз өчен дә бик кызыклы вакыт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International