ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә нәтиҗәләре буенча өченче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу турында искәртә.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Лаеш районындагы «Мишә елгасы тамагы» тыюлыгы территориясендә көймә белән су биологик ресурсларын тоткан ике кешене тоткарлаган.


21
сентябрь, 2026 ел
дүшәмбе

Су биоресурсларын саклау буенча белгеч һәм ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының штаттан тыш инспекторы Актаныш районындагы «Агыйдел дельтасы» төбәк әһәмиятендәге дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә көймәдән су биологик ресурслары, шул исәптән кыслалар тоткан кешене тоткарлыйлар. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылган. Хокук бозучыдан моторлы көймә һәм тыелган балык тоту кораллары тартып алынды. Законсызтотылган кыслаларның бер өлеше табигый яшәү тирәлегенә чыгарылган.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ГИМС Үзәге инспекторлары Куйбышев сусаклагычы акваториясендә уртак рейд үткәрделәр. Ул махсус сакланучы табигать территорияләре режимын һәм балыкчылык кагыйдәләрен үтәүне тикшерүгә юнәлдерелгән иде.


19
сентябрь, 2026 ел
шимбә

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Биектау районының «Шушма» аучылык хуҗалыгы аучылары белән берлектә Кызыл китапка кертелгән ысылдавык аккошны коткардылар, ул су белән тулган иңкүлеккә төшеп киткән һәм чыга алмаган.

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнаша. Күпләр, илнең киләчәгенә җаваплы мөнәсәбәт үрнәге күрсәтеп, сайлау участокларына гаиләләре белән килә. Шундыйларның берсе – Балык Бистәсе районы буенча бүлек башлыгы Айнур Хәбибуллин. Ул көнен иртә башларга күнеккән, ләкин бүген аның маршруты – иң элек сайлау участогына. Хатыны һәм өч баласы белән ул тавыш бирергә килде.


18
сентябрь, 2026 ел
җомга

Бүген Санкт-Петербургта IX Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе тәмамланды. Татарстан стенды кунакларның игътибарын җәлеп итте.

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.
 


16
сентябрь, 2026 ел
чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов IX Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе кысаларында республика стендын тәкъдим итте һәм Балыкчылык буенча Федераль агентлык җитәкчесе Илья Шестаковка Татарстан Республикасы Балык сәнәгате тармагының торышы һәм көн үзәгендәге бурычлары турында мәгълүмат бирде. Илья Шестаков республиканың алдынгы предприятиеләренең елга продукциясенең киң ассортименты тәкъдим ителгән экспозициясе белән танышты. Балыкчылык буенча Федераль Агентлык башлыгына 30 дан артык төр балык деликатеслары тәкъдим иттеләр, алар арасында салкын һәм кайнар ысул белән ысланган балык; тәмләткечләр белән тозланган продукция; какланган балык; балык; какланган уылдык; яңа туңдырылган филе; балык пилмәннәре; котлет һәм купатлар; тәм-томнар; консервалар да бар иде. Илья Шестаков Татарстанның балыкчылык өлкәсендәге эшенә уңай бәя бирде.
 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә нәтиҗәләре буенча икенче чираттагы резервтагыларга аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт бирүне тәмамлады. Тапшыру нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокта рөхсәт алмаган резервтагылар бар. Жирәбә нәтиҗәләре буенча рөхсәт алмаган икенче чираттагы резервтагылар арасыннан булган затлар мондый рөхсәт алу хокукын югалтты.
 Шуңа бәйле рәвештә, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу хокукы өченче чираттагы резервтагыларга күчте. Күрсәтелгән затларга, аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алу өчен, Дәүләт комитетына әлеге мәгълүмат урнаштырылган көннән алып 10 эш көне эчендә (30 сентябрьгә кадәр, әлеге датаны да кертеп) гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 Әгәр резервчы күрсәтелгән вакытта рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм калачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International