«Без – табигать балалары» -шундый девиз астында, бу көннәрдә Арча районында экология дәресе узды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

«Без – табигать балалары» - шундый девиз астында, бу көннәрдә Арча районында экология дәресе узды.

“Ашит” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Ахметзянов Р.З. һәм Абдрахманова Г.И.  ТР Арча районының Яңа Кырлай  мәктәбендә,  «Без – табигать балалары» исемендәге чара уздырдылар.Дәрестә тирә якны пычрату, хайваннарның, кошларның, үсемлекләрнең юкка чыгуы мәсьәләләрен күтәрделәр. Табигатьне ничек якларга, без аның байлыгын  саклау өчен нәрсә эшли алабыз? Аның  киләчәге безнең һәрберебездән тора – менә бу чараның төп темасы.

Кошларның яшәеше турында  викторина уздырылды. Балалар  биремнәрне тиз эшләделәр, кошларның яшәеше, аларга сакчыл мөнәсәбәт турында, кыш көне аларга булышу турында  яхшы белемнәр күрсәттеләр.  “Урман Тукай Кырлай” табигый һәйкәл территориясендә яши торган һәм Кызыл китапка кертелгән кошлар турында тәфтишләп сөйләделәр. Балалар җимлек ясауга зур җаваплылык белән карадылар. Җимлекне алар ата-аналары белән   алдан ук  ташландык материаллардан ясаганнар иде. Ә дәрес барышында  биш литрлы  шешәдән  җимлек ясау буенча мастер-класс күрсәтелде.

Чара эчтәлекле һәм күңелле булып чыкты. Аның ахырында балалар  истәлекле дипломнар һәм журналлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International