Ел саен 11 гыйнвар көнне безнең илдә Тыюлыклар һәм милли парклар көне билгеләнә. Беренче мәртәбә бу көнне 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Дөньякүләм кыргый табигать фонды инициативасы буенча билгели башладылар. Бүгенге көнне аны уздыруны күп кенә экологик оешмалар, шул санда Татарстан Республикасында да хуплыйлар.
Дәүләт тыюлыклары белгечләре белән Тыюлыклар көне чикләрендә, ТР берничә районындагы балалар байчасында һәм мәктәпләрдә бер рәт экология дәресләре уздырылды:
- «Зөя буйлары» дәүләт тыюлыгы - Буа шәһәренең Вахитов ис. урта гомум белем бирү мәктәбендә,
- «Чулпан» дәүләт тыюлыгы – ТР Биек тау районында Олы Ковали төп гомум белем бирү мәктәбендә, Суксу төп белем бирү мәктәбендә һәм Айбаш урта гомум белем бирү мәктәбендә,
- «Кичке-Таң» дәүләт тыюлыгы - ТР Әгерҗе районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Бимский урта гомуми белем мәктәбе"ндә.
Дәресләр викториналар, конкурслар, чыгышлар формасында уздылар. Дәрес барышында тыюлык белгечләре балаларга Россиянең дәүләт тыюлыклары турында, туган якның аерым саклана торган территорияләре турында, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән, сирәк хайваннар һәм үсемлекләр турында, табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында сөйләделәр.