Мәктәпләрдә экология дәресләре дәвам итә!

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Туган якның табигате” – шундый исем астында МББО “Азнакай шәһәренең 4нче лицее”ндә, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының “Чатыр-Тау” дәүләт тыюлыгы белгечләре катнашында  класс сәгате узды.

Чараның төп максаты –мохиткә   сакчыл караш тәрбияләү һәм үсеп килүче буынның экологик белем дәрәҗәсен  күтәрү. Тыюлык белгечләре балаларга  сирәк һәм бетеп килә торган үсемлекләрне һәм хайваннарны саклау турында сөйләделәр, аерым саклана торган табигый территорияләрнең  һәм табигый һәйкәлләрнең режимы белән, ә шулай ук  флора һәм фаунаның төрлелеген саклау буенча чаралар белән таныштырдылар. Аннан ары, интеллектуаль уен – викторина уздырылды.

Уз чиратында балалар  үзләренең белемнәрен  табигать турында, Татарстан Республикасының  иң биек ноктасы - Чатыр-Тау тавы һәм анда яшәүче байбаклар турында шигырьләр аша күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International