Мәктәпләрдә экология дәресләре дәвам итәләр!

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе

Арча районының Наласы урта гомум белем бирү мәктәбендә, «Ашит» дәүләт тыюлыгы  белгечләре катнашында, мавыктыргыч экология дәресе узды. Алар Татарстан Республикасының аерым саклана торган табигый территорияләре турында, Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр турында сөйләделәр. Чараның максаты – укучыларны туган як табигате, кешелек дөньясы алдында торган, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау мәсьәләләрен чишү юллары белән таныштыру һәм булган белемнәрен тирәнәйтү. Укучылар тикшеренү эше әзерләделәр һәм күрсәттеләр, кошларга җимлекләр ясадылар.Дәрес ахырында актив катнашучыларга  истәлекле дипломнар һәм бүләкләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International