Татарстан Республикасында кышлаучы кошлар өчен авыр вакытлар башланды. Азыклар җитмәү, салкыннар күп кенә песнәкләрнең, чыпчыкларның, солы чыпчыкларының, купшы чыпчыкларның һәм башка кечкенә төр кошларның үлеменә китерә.
Кеше булыша ала һәм булышырга тиеш. Чарасы җиңел. Гади җимлек ясап (рәсемне кара), аны элеп куярга һәм вакыт-вакыт ярма, ипи, туңмай белән тутырып торырга.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты барлык битараф булмаган гражданнарны кошларга булышырга өнди.
.jpg)