«Мин һәм Кызыл китап»

2018 елның 2 феврале, җомга

“Мин һәм Кызыл китап” бәйгесе чикләрендә, Арча районының Түбән Мәтәскә  гомуми белем бирү мәктәбендә бер рәт чаралар узды. Аларны  “Ашит”  дәүләт табигый комплекслы тыюлыкның белгечләре уздырды. Башлангыч сыйныф укучылары  үзләренең эшләрен күрсәттеләр. Балалар кул эшен ясауга иҗади якын килделәр – табигый һәм ташлый торган материаллардан, кәгазьдән һәм җептән һәм башка әйберләрдән  дә кул эшләре булды. Бөтен кешегә дә “ Без табигать балалары” исемендәге сәхнәләштерелгән тамаша ошады. Анда төп мәсьәлә чагылыш тапты – тәбигый байлыкларны саклау һәм тагын да күбәйтү,балаларда барлык тереклеккә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Өлкән сыйныф укучылары белән, аларны ике төркемгә бүлеп викторина уздырдылар. Укучылар биология һәм зоология өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, кызыксынып тест биремнәрен ясадылар, карточкалар белән эшләделәр, җавапларга актив җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International