Хөрмәтле аучылар!

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 28 февраль көнне кыйммәтле мехлы төр аучылык ресурсларына ау чоры тәмамлана. Шуның белән бәйле рәвештә, табылган хайваннарның төрен һәм аларның санын мәҗбүри күрсәтеп, рөхсәтнамә таблицасы тапшырылырга тиеш булуын исегезгә төшерәбез. Рөхсәтнамәләр аларны алган урынга 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш. Рөхсәтнамәләрне үз вакытында тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International