1971 елның 2 февраль көнендә су-сазлык биләмәләре турында Конвенция кабул ителде. Ул Рамсар конвенциясе ( нигез салучы шәһәр - Рамсар, Иран) исеме астында билгеле. Шул көн хөрмәтенә ел саен Халыкара су-сазлык биләмәләре көне билгеләнә. Конвенция белән туры килеп, су-сазлык биләмәләре астында сазламык, сазлык, буа, торфлык районнары һәм даими яки вакытлыча, акмый торган яки агымлы, төче, тозлы, диңгез акваторияләрен кертеп, тирәнлеге 6 метрдан артмый торган табигый яки ясалма сулыклар күз алдында тотыла. Россиянең күчемсез мөлкәт мәгълүматлары буенча, Татарстанның 0,7% территориясе генә сазлыклар белән алынган. Су -сазлык биләмәләренең зур булмаган мәйданына карамастан, безнең республикабызда, кошлар күченгәндә бик мөһим экологик роль уйный торган, акватория бүлемтекләре бар.
Ел саен Халыкара су-сазлык биләмәләре көне чикләрендә, дәүләт тәбигый тыюлыклар белгечләре белән экология-мәгърифәт чаралары уздырыла. Бу көннәрне дәресләр түбәндәге урыннарда уздылар:
- Болгар шәһәренең Район балалар китапханәсендә, “Спасс” дәүләт тәбигый тыюлыкның алдынгы белгече Мурзак Л.А., ТР Спасс районының 2 нче Болгар урта гомум белем бирү мәктәбенең 6А,6Б сыйныф укучылары белән әңгәмә уздырды;
- ТР Әгерҗе районының Сарсак-Омгинский лицеенда, “ Кичке таң” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре урта сыйныф укучылары өчен викторина уздырдылар;
- Арча шәһәренең “Карлыгач” балалар бакчасының урта төркемендә, “Ашит” дәүләт тәбигый тыюлык белгечләре, тәрбиячеләр белән бергә иҗади уенлы дәрес уздырдылар.