“Зөя буйлары” дәүләт тәбигый тыюлык хезмәткәрләре белән, Буа шәһәренең МББО “5 нче урта гомум белем бирү мәктәбе”ндә һәм МББО “Лицей-интернатта” экология дәресләре уздырылды. Чараларда якынча 80 укучы катнашты. Дәреснең максаты булып укучыларның туган як флорасы һәм фаунасының биотөрлелеге, табигать саклау эшчәнлеге һәм безнең илдәге аерым саклана торган табигый территорияләр турында белемнәрне ныгыту булды. Дәрес нәтиҗәләре буенча викториналар уздырылды. Анда балалар үзләштергән материал буенча югары дәрәҗәдә белемнәрне күрсәттеләр. Аерым осталык күрсәткән балалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.