Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 26.02.2018 елдан 115 номерлы “Татарстан Республикасы территориясендә “Мишә елгасы тамагы”региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик тыюлыкны оештыру турында”гы боерыгы рәсми бастырылды һәм 2018 елның 12 мартыннан көчкә керәчәк.
Шуның белән бәйле рәвештә, 1 февральдән 15 апрельгә кадәр тыюлык территориясендә һәвәскәрлек һәм сәнәгый балыкчылык тыелуы турында исегезгә төшерәбез.