Россиядә дәүләт башлыгы 6 елга бер тапкыр сайлана. Чираттагы Россия президенты сайлаулары якшәмбе, 2018 елның 18 март көнендә узачак. Сайлау участоклары җирле вакыт буенча, традицион 8.00 дән алып 20.00 кадәр ачык булачаклар. Федераль сайлауларда, барлык җирдә була торган вакытыннан элек тавыш бирү, гамәлдән чыгарылды. Хәзер ераклашкан һәм барырга кыен булган районнарда яшәүче халык, ә шулай ук вахтачылар, сайлау көнендә диңгездә була торган диңгезчеләр, хәрбиләр, болан үрчетүчеләр, тау эшчеләре һәм тыюлык хезмәткәрләре генә вакытыннан элек тавыш бирә ала.
Президент сайлауларында 8 кандидат катнаша –үз үзен этәргән бер кандидат һәм сәяси партияләрдән җиде кандидат. Бу Сергей Бабурин ("Россия гомумхалык берләшмәсе "), Павел Грудинин (КПРФ), Владимир Жириновский (ЛДПР), Владимир Путин (үз үзен этәрү), Ксения Собчак ("Гражданнар инициативасы"), Максим Сурайкин ("Россия Коммунистлары"), Борис Титов (Үсү Партиясе) һәм Григорий Явлинский ("Яблоко"). Бюллетеньдщ аларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнашкан, шунда ук кандидатлар төрында төп мәгълүмат та бар: туу елы, яшәү урыны, вазифасы.
Участок сайлау комиссиясе урнашу адресын (УСК) Үзәк сайлау комиссиясе сайтында www.cikrf.ru, “Сайлаучылар” бүлегендә “Үзеңнең сайлау участогыңны табу” формасы белән файдаланып белергә була. Процесс бер минут вакытны алачак. Шулай ук Үзәк сайлау комиссиясенең 8-800-707-20-18 ( Россия буенча шалтырату бушлай) күп каналлы телефоны буенча, Мәгълүмати-белешмәләр үзәгенә шалтыратырга була.
Элек үз шәһәреңнән учеттан төшерү таныклагын алырга кирәк иде, хәзер аны эшләргә кирәкми. Әгәр дә 18 март көнендә сез теркәлү урыныннан ерак булсагыз (командировкага киткәнсез, отпускта яки икенче шәһәрдә торасыз), хәзер сез алдан җайлы участокка теркәлә аласыз. Аның өчен шәхси килеп, урнашу урыны буенча, сайлаучылар исемлегенә кертү турында гариза бирергә кирәк. Андый гаризаны Россия территориясендәге теләсә кайсы участок яки территория сайлау комиссиясенә, ә шулай ук “Минем документлар” күп функцияле үзәктә бирергә була. Үзегез белән паспорт алырга кирәк. Башка участокта тавыш бирергә теләвегез турында гаризаны шулай ук электрон рәвештә “Дәүләт хезмәтләре” интернет-портал аша бирергә була, ләкин аның өчен бу порталда расланган теркәлү булырша тиеш. Барлык очракларда да сезне теркәлү урыны буенча сайлаучылар исемлегеннән төшереп калдырып, икенче исемлеккә – урнашу урыны буенча кертәчәкләр.
Моны 12 марттан да соңга калмыйча эшләргә кирәк. 13 марттан алып гаризаны ( махсус, ялганнан аерыла торган марка белән) тапшыру бер урында гына рөхсәт ителәчәк - теркәлү урыны буенча участок комисиясендә һәм 2018 ел 17 мартның сәгать 17.00 соңга калмыйча.
Әгәр дә сезнең паспортыгызда теркәлү урыны турында билге булмаса да, сез тавыш бирергә хокуклы. Аның өчен сезгә шулай ук урнашу урыны буенча тавыш бирү тәртибе белән эш итәргә кирәк. Сезгә уңайлы булган теләсә нинди сайлау комиссиясен сайлагыз һәм аны урнашу урыны буенча тавыш бирү турындагы гаризагызда күрсәтегез. Участокны Үзәк сайлау комиссиясе сайтында “Сайлаучылар” бүлегендә интерактив картада яки Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмати-белешмәләр үзәгенә шалтыратып сайларга була.
Тагын бер вариант- традицион: һәрбер региональ сайлау комиссиясе 18 март көнендә яшәү урыны буенча, теркәлүсез гражданнар сайлый ала торган урыннарны билгели. Мәсәлән, Мәскәүдә андый участок Казан вокзалында эшләячәк.
Сайлаган кандидат фамилиясе каршысындагы буш шакмакка, теләсә нинди билге куела- галка, крестик, түгәрәк һ.б. Исегезгә төшерәбез: бер кандидат өчен генә тавыш бирергә ярый. Әгәр дә сез ике яки күбрәк кандидат өчен билге куйсагыз бюллетеньне яраксыз дип таныйлар һәм сезнең тавышыгыз саналмый. Моңа охшаш – бер шакмакта да билге куймасагыз. Тутырылмаган бюллетень шулай ук яраксыз дип таныла. Бюллетеньне тутыру үрнәге һәрбер сайлау участогында мәгълүмати стендта асылынып торачак.
Әгәр дә сез, бюллетеньне тутырганда хата җибәрдем дип уйласагыз, бюллетеньне сайлау тартмасына салганчыга кадәр, аны төзәтеп була. Бюллетеньне сайлау тартмасына салганчыга кадәр, бозылган бюллетень урынына яңаны бирү мөрәҗәгате белән, сезгә бюллетень биргән участок комиссиясе әгъзасы янына килергә хокукыгыз бар. Бу очракта, яңа алынган бюллетень өчен, сайлаучылар исемлегендә яңадан кул куярга кирәк булыр.
Сайлау өчен, бюллетеньне бөкләп сала торган стационар тартма урынына, участокта тавышларны автомат рәвештә санау өчен кулланыла торган, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары(СБЭК) кулланырга мөмкин.
Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары ярдәмендә сайлау, традицион сайлаудан бернәрсә белән дә аерылмый. Сез шулай ук башта кәгазь бюллетеньне кабинка эчендә тутырасыз, ә аннары аны бөкләмичә, тигезләп СБЭК сканерының лотогына куясыз. Сайлау серен саклау өчен, бюллетень җайланмага уң ягы белән аска каратып куела һәм сканер белән шундый хәлдә генә укыла. Алга таба бюллетень сканер белән “тартып алына” һәм туплау урынына (тавыш бирү тартмасы) эләгә. Һәрбер СБЭКның тавыш белән булышу кнопкасы бар. Кирәк очракта комиссия әгъзасына мөрәҗәгать итәргә була.