Халыкара кошлар көне

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

1 апрель – Халыкара кошлар көне

Кайбер дәүләт тыюлыкларында, Кошлар көненә багышланган чаралар узды:

"Чулпан"дәүләт тәбигый тыюлыгы – тыюлык белгечләре “Олы Ковали гомум белем бирү мәктәбе” белән берлектә, тыюлык территориясендә “Кошлар көне” исемле акция уздырдылар. Чара 3 этапта  уздырылды:1нче этап -“Карга боткасы”н пешерү өчен ярма җыю һәм сыерчык ояларын ясау, 2 нче этап – бәйрәм,сыерчык оялары бәйгесе, викториналар уздыру,  учакта “Карга боткасы”н пешерү, 3 нче этап – хезмәт,сыерчык ояларын элү.

"Зөя буйлары" дәүләт тәбигый тыюлыгы – "Зөя буйлары" дәүләт тәбигый тыюлыгы белгечләре, Буа шәһәренең "Батыр"  балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм балаларның ата-аналары белән берлектә, сыерчык ояларын элү буенча акция уздырдылар. Буа шәһәре чикләрендә барлыгы 15 сыерчык оясы эленде.

 "Озын Алан" дәүләт тәбигый тыюлыгы –"Озын Алан" дәүләт тәбигый тыюлыгы хезмәткәре Похлёбкин Е.Н.  һәм Монастырь авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре,  укучылар белән “ Күченүче кошлар” исемендәге экология дәресе уздырдылар. Балалар республиканың кошлары турында видеофильм карадылар,  ТР Кызыл китабына кертелгән сирәк кошлар турында табышмаклар чиштеләр. Балалар зур булмаган бүләкләр  белән бүләкләнделәр, тәмле үлән чәе эчтеләр. Балалар кошларга оялар ясап, аларны Һәләк булган солдатлар һәйкәле янында элеп куярга вәгъдә бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International