ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аучылык биатлонында бүләкле урыннар алдылар.

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Бу ялларда, Казан янында, аучылык биатлоны буенча, традицион регионара  ярышлар узды. Ярышлар Татарстанның һәм Марий Элның 14 командасы арасында булды. Сынаулар җитди иде: 10 см ким булмаган аучылык чаңгысында, җилкәгә мылтык аскан килеш һәм таякларсыз, тигезсез урыннардан  1 мең 300 метр узарга, ату чигендә  шомакөпшәле мылтыктан 50 метрдан өч ату белән, йөгерүче кабан силуэтына өч тапкыр тияргә кирәк иде.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты командасы Спорт чарасының һичшиксез чемпионы булды. Аларны грамота һәм кубок белән бүләкләделәр. Команда капитаны шәхси зачетта  өченче мактаулы урын алды. Икенче урын ДБО “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге” спортсменнарына бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International