Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 2018 елның 18 һәм 19 апрель көннәрендә,язгы ау чорын ачу соравы буенча ауны кулланучылар белән киңәшмәләр уздырылды.
Киңәшмәдә киләчәк чорда ау кагыйдәләрен саклауга аерым игътибар юнәлтелде.
Язгы чорның үзенчәлекләре белән бәйле күп кенә чикләүләр булуын исегезгә төшерәбез.
Ауга чыгар алдыннан үзегезнең белемнәрегезне тикшерергә катгый киңәш итәбез.