Татарстанда язгы ау чоры ачык

2018 елның 28 апреле, шимбә

27.04.2018 елны   «Татар-информ»да, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре –Хайваннар,  үсемлекләр дөньясы  һәм аерым саклана торган тәбигый территорияләр өлкәсендә дәүләт  идарәсе башлыгы Р.М. Мутахаров һәм  Хайваннар  дөньясын күзәтү бүлеге башлыгы  И.Р. Валеева, ТР буенча РФ ЭЭМ Росгвардия хезмәткәрләре катнашында, 2018 елда язгы ау чорын ачуга багышланган брифинг узды. Брифингта ау вакытына һәм объектларына, хайваннар дөньясы объектларын тоту чараларына һәм коралларына кагылышлы сораулар яктыртылды.

“Язгы ау чоры вакыты ТР Президентының боерыгы белән, апрельнең  дүртенче шимбәсеннән алып ун календарь көн дәвамында билгеләнде. Шул ук боерык белән, язгы чорда ауларга мөмкин булган хайваннарның төре билгеләнде. Ул су йөзүче һәм урман киекләре”- дип, билгеләп китте Ильфат Валеев. 

Язгы чорда су йөзүче киекләрдән ата үрдәкне һәм казны ауларга мөмкин булачак. Шул ук вакытта ышык урыннан аулау гына рөхсәт ителә, күрсәтелгән төрләрне якынаю юлы белән аулау тыела.

Урман киекләреннән көртлеккә һә тәләттәвечкә ау рөхсәт ителә. Тәләттәвечне кичке очыш вакытында гына ауларга мөмкин.Көртлекне аулау „Забава“, „Пестречинское“, „Караишевское“, „Никольское“, „Бугульминское“, „Поповское“, „Юкә“ аучылык хуҗалыкларында һәм Баулы һәм Бөгелмә районнарының ачык аучылык биләмәләрендә гена рөхсәт ителә.

Татарстанда соры казны һәм суерны тотуга чикләүләр дәвам итә. Быел суерны аулау, бу төрнең түбән тыгызлыгы аркасында тыелды. Шулай ук һәрбер аучының үзе белән аучылык билеты, аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә һәм  коралга рөхсәтнамә булырга тиешлеген хәтерләргә кирәк.

2018 елның язгы ау чорын ачу турында тулырак мәгълүматны ссылка http://ojm.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1186185.htm буенча үтеп укый аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International